Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кызның эченнән 14 сантиметр озынлыктагы кашык алганнар

Үсмер кызның эченнән 14 сантиметр озынлыктагы кашык алганнар

news_top_970_100
Үсмер кызның эченнән 14 сантиметр озынлыктагы кашык алганнар
Ставрополь шәһәрендә гаҗәеп вакыйга була. Табиблар 16 яшьлек кызның ашказаныннан 14 сантиметр озынлыктагы металл кашыкны алалар. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте. 

10 апрельдә яшүсмер кызны хастаханәгә китерәләр. Аның ашказанында чәй калагы була. Бу кашык аның эченә ничек кергән - кыз бу хакта берни дә әйтмәгән.

Табиблар баланың ашказанындагы металл предметны 20 минут эчендә алган. Кашыкны эндоскопик элмәк һәм гастроскоп ярдәмендә тартып чыгарганнар.

Бәхеткә бу процедура уңай нәтиҗә биргән. Әгәр гастроскоп ярдәмендә генә алып булмаса, берничә сәгать дәвам итә торган операция ясыйсы булыр иде, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100