Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфон тотып ваннага кергән 14 яшьлек кыз һәлак булган

Смартфон тотып ваннага кергән 14 яшьлек кыз һәлак булган

news_top_970_100
Смартфон тотып ваннага кергән 14 яшьлек кыз һәлак булган

Чабаксар шәһәрендә 14 яшьлек Юлия В. үлгән. Бала ваннага телефон тотып кергән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

Юлия социаль челтәрдәге сәхифәсенә 14 мартта 19.51 сәгатьтә соңгы тапкыр кергән. Фаҗига нәкъ менә шушы мизгелдә булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Үләсе көнне, Юлия фатирда ваннага юынырга керә. Ул үзе белән мобиль телефонын да ала. Гаджетның зарядкасы бетеп килә торган була. Яшүсмер телефонны электр челтәренә розеткага тоташтыра. Бер мизгелдә телефон кызның кулыннан шуып китә һәм суга төшә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз баланы ток суга һәм ул шул мизгелдә җан бирә. Ток суккач, кыз аңын югалткан һәм суда батып үлгән, дигән версия дә бар.

«Вакыйга буенча тикшерү бара», — дип әйткәннәр Чувашия буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

14 яшьлек кызның үлеме сәбәбе эскпертизадан соң гына билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100