Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез яшьлек малай апасын җинаятьчедән коткару мизгелен күзәтү камерасы төшергән

Сигез яшьлек малай апасын җинаятьчедән коткару мизгелен күзәтү камерасы төшергән

news_top_970_100
Сигез яшьлек малай апасын җинаятьчедән коткару мизгелен күзәтү камерасы төшергән
Американың Огайо штатында җинаятьче бер машинаны урлап киткән. Машина салонында сигез яшьлек малай һәм аның ун яшьлек апасы да булган. Малай шушы машинадан чыгып котыла алган, апасына да ярдәм иткән. Бу турыда New York Post басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Вакыйга 25 апрельдә булган. Нита Кобарн (Nita Coburn) исемле хатын авырый башлаган кызын хастаханәгә китерә. Ул кызын озатырга хастаханәгә кереп китә, сигез яшьлек оныгы - Чанс (Chance) исемле малайны һәм ун яшьлек оныгы - Скайлер (Skyler) исемле кызны машинаның арткы утыргычында утыртып калдыра. Хатын-кыз бик ашыга, ул машина ачкычларын да алырга оныта.

Хуҗасыз калган машинаны 24 яшьлек Дэлвир Сингх (Dalvir Singh) исемле егет күреп ала һәм машинага кереп утыра. Ул газга басып җибәрә һәм автомобильне урлап китә. Бу арада хастаханәдән чыгып җиткән хуҗа хатын алгы ишекне ачмакчы була, тик җинаятьче аны төртеп җибәрә. Шул ук вакытта ул кыз баланы - оныкны да тотып тора.

Җинаятьче игътибарын әбигә күчергән арада, Чанс апасын ычкындыра һәм арткы ишектән сикереп чыга. Балалар әбиләре янына чабып китәләр.

Бу вакыйганы күреп торган кешеләр полиция чакыра. Җинаятьче берничә квартал еракка киткән була, аны шунда тоткарлыйлар. Хәзер бу кешене машина урлауда, балаларны урлауда һәм һөҗүм итүдә гаеплиләр.

"Чанс үзен геройларча тотты. Ул бик батыр булуын, апасын яратуын исбатлады", - дип сөйләгән полиция хезмәткәре.

Бу вакыйга кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100