Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шырпы тартмасына сыярлык": Узган көздә югалган 19 яшьлек кызның бармагын һәм чәчләрен генә тапканнар

"Шырпы тартмасына сыярлык": Узган көздә югалган 19 яшьлек кызның бармагын һәм чәчләрен генә тапканнар

news_top_970_100
"Шырпы тартмасына сыярлык": Узган көздә югалган 19 яшьлек кызның бармагын һәм чәчләрен генә тапканнар

Соликамск шәһәрендә югалган 19 яшьлек Викториянең бер бармагын, чәчләрен һәм итеген генә тапканнар. Бу турыда «Экспресс газета» язды.

Виктория исемле кыз 2018 елның көзендә сөйгән егете белән талашкан һәм кая барганын да әйтмичә, китеп барган. Ике көннән Виктория Пермь шәһәрендә булуын хәбәр итә. Кыз яңа сөйгән яры Дима белән яшәвен әйтә. Шуннан соң ул берничә смс яза һәм аның белән элемтә бетә.

Кызның әнисе борчыла башлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Виканың танышлары сүзләренчә, кыз фахишәлек белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә әнисе кызын бәлага тарыган дип курка.

Кызны полиция эзли башлый. Викториянең әнисе экстрасенсларга да мөрәҗәгать итә. Соңрак кыз аралашкан Диманың хөкем ителгән кеше булуы ачыклана. Бу кеше кызны үтергән, мәрхүмә исеменнән смс язган.

Җинаятьче ир-ат Викторияне үтерүен үзе сөйли. Ул мәетне чокырга илтеп ташлаган. Кар астыннан кызның бер бармагын, чәчләрен һәм итеген генә тапканнар. Әни кеше кызының мәетен карарга да бармаган. Аның сүзләренчә, кызының җәсаде бер шырпы тартмасына гына сыярлык. Кайгыдан бетеренгән хатын елый. Мәрхүмәнең мәетен кар эреп беткәч, җәй көнне генә җыеп алып җирләп булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100