Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьевода ут капкан самолетта пассажирларның үлеме сәбәбе билгеле

Шереметьевода ут капкан самолетта пассажирларның үлеме сәбәбе билгеле

news_top_970_100
Шереметьевода ут капкан самолетта пассажирларның үлеме сәбәбе билгеле
Быел 5 майда Шереметьево аэропортына утырган вакытта яна башлаган SSJ-100 самолетында 41 кеше һәлак булган иде. Алар ялкыннан, яну продуктлары белән агуланудан үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге башлыгы Зигмунд Ложис "Коммерсант" газетасына интервьюда сөйләгән. 

Белгеч сүзләренчә, барысы да бик тиз арада килеп чыккан. Пассажирларның күбесе урыныннан тору өчен, иминлек каешын да ычкындырырга өлгермәгән. 
 

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, агулы матдәләр ягулык янганда гына түгел, ә салонның пластиктан эшләнгән тышчасы янганда да бүленеп чыккан", - дип сөйләгән Ложис. 

Фаҗига килеп чыккан лайнер Мәскәүдән Мурманск шәһәренә барырга тиеш була. Ләкин ул очып киткәннән соң ук аэропортка кире әйләнеп кайта. Утырган вакытта, лайнерга ут каба. Самолетта 78 кеше була, шуларның 41е үлә. 

  • Шереметьево аэропортына төшкәндә очкычта янгын чыккан - видео  

Октябрь башында тикшерү гаепле кешене атады. Тикшерүчеләр пассажирлар үлемендә самолет командиры гаепле дип исәпли. Шереметьевога әйләнеп кайткач, пилот самолетны бик каты итеп утырткан дип фаразлыйлар. Ул кагыйдәләрне бозган, аның гамәлләре аркасында самолет җимерелгән һәм яна башлаган. Бу турыда «МК» сайты язды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100