Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьевода һәлакәткә очраган самолет пилоты кешеләрне коткару өчен яна торган лайнер эченә кергән - видео

Шереметьевода һәлакәткә очраган самолет пилоты кешеләрне коткару өчен яна торган лайнер эченә кергән - видео

news_top_970_100
Шереметьевода һәлакәткә очраган самолет пилоты кешеләрне коткару өчен яна торган лайнер эченә кергән - видео
Шереметьево аэропортында яна торган самолет кабинасыннан чыгып котылган пилот, кабат ут эченә ташланган. Ул башта кабинадан чыккан, аннары бер минуттан кабат лайнер эченә кереп, ике пассажирны алып чыккан. Әлеге мизгелләр видеога эләккән. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

  • Якшәмбе, 5 майда, Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet-100 самолеты һәлакәткә очрады. Мәскәү-Мурманск рейсы буенча оча торган лайнерда 78 кеше булган. 40 пассажир һәм бер бортпроводник егет үлгән. Тугыз кеше хастаханәдә ята, аларның өчесенең хәле бик катлаулы дип бәяләнә.    
Олег Молчанов исемле пассажир самолеттан чыккач, кешеләрне коткару мизгелләрен видеога төшереп торган. Кадрларда экипаж әгъзасының пилотлар кабинасыннан тросска ябышып төшүе күренә. Бу кеше икенче пилот Максим Кузнецов дип фаразлыйлар.

Шуннан соң пилот аэропорт хезмәткәрләре белән тиз генә сөйләшеп ала һәм кабартылган трапка таба йөгерә. Траптан менеп, яна торган самолет эченә кереп китә. Берничә секундтан Кузнецов салоннан ике кешене алып чыга. Аннары үзе дә төшә. 


Бу вакытта янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшә, котылган пассажирларга шунда ук ярдәм күрсәтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100