Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьево аэропортына төшкәндә очкычта янгын чыккан - видео

Шереметьево аэропортына төшкәндә очкычта янгын чыккан - видео

news_top_970_100
Шереметьево аэропортына төшкәндә очкычта янгын чыккан - видео
"Аэрофлот" компаниясе очкычы Мәскәүнең Шереметьево аэропортына төшкәндә яна башлаган. Ул Мурманск шәһәрендә очарга тиеш булган, әмма, янгын чыгу сәбәпле, кире борылырга мәҗбүр булган. ТАСС хәбәр иткәнчә, очкыч бортында алты кеше зыян күргән, Интерфакс агентлыгы исә һәлак булучылар да бар дип яза.

"Коммерсант" хәбәр иткәнчә, Superjet-100 очкычы очыш башлануга ук авария турында хәбәр бирә. Пилотлар очкычны беренче тапкырдан утырта алмый, икенче тапкыр утыртканда исә ул шасси белән бәрелә, аннан соң борыны белән полосага тия һәм шуннан соң яна башлый. Интерфакс агентлыгы 78 пассажирның коткарылуы турында яза, кешеләрне өреп кабартыла торган траплар ярдәмендә эвакуацияләгәннәр. Ачык янгын ликвидацияләнде, дип хәбәр ителә.

РИА Новости агентлыгы янгын электр җиһазлары ватык булу сәбәпле чыккан дип фаразлый. "Очкыч куркынычсызлыгы буенча законнарның үтәлешен тикшерү буенча прокурор тикшерүе билгеләнгән", - дип яза РИА Новости. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100