Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьево аэропортына төшеп утырганда ут капкан самолетның пассажиры төшергән кадрлар - видео

Шереметьево аэропортына төшеп утырганда ут капкан самолетның пассажиры төшергән кадрлар - видео

news_top_970_100
Шереметьево аэропортына төшеп утырганда ут капкан самолетның пассажиры төшергән кадрлар - видео
Шереметьево аэропортында ут капкан  SSJ-100 самолетында 41 кеше һәлак булган. Салондагы 78 кешенең 37се исән калган дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. 

Фаҗига 5 май кичендә булды. Мәскәүдән Мурманскига очып киткән самолет белән беркадәр вакыттан соң радиоэлемтә югала. Моның сәбәбе яшен сугу булырга мөмкин. Ул экстрен рәвештә Шереметьевога төшеп утыра. Төшеп утырганда самолетка ут каба һәм аның койрык өлеше тулысынча янып бетә. 

"Аэрофлот" авиакомпаниясенең Sukhoi Superjet 100-95B самолетының борт номеры - RA-89098, рейс номеры - SU-1492. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

Самолет төшеп утырганда тизлеге зур булу сәбәпле, полосадан өч тапкыр аерыла. Өченче тапкыр полосага бәрелгәндә аның шассие сына, шул сәбәпле двигательгә ут каба. Самолетта ягулыкның күп булуы да янгынның көчәюенә китерә. 

Самолет төшеп утыргач, алгы ишекләрдәге баскычлардан кешеләр чыга. Самолетның командиры соңгы булып чыга. 

Пассажирларның берсе самолет эчендәге янгынны телефонына төшереп алган. Кешеләрнең елашканы, акырышканы ишетелә. 


Тикшерү комитеты фаҗига вакытында һәлак булган кешеләрнең исемлеген чыгарды. Исемлекне сылтамага кереп карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100