Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шайтаннар куган": Ике бала анасы 12 яшьлек улын кәшәкә белән кыйнаган һәм йокы даруы кадаган

"Шайтаннар куган": Ике бала анасы 12 яшьлек улын кәшәкә белән кыйнаган һәм йокы даруы кадаган

news_top_970_100
"Шайтаннар куган": Ике бала анасы 12 яшьлек улын кәшәкә белән кыйнаган һәм йокы даруы кадаган
Түбән Новгород өлкәсендә 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны 12 яшьлек улын вәхшиләрчә җәзалауда гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның июненнән 25 июленә кадәр бу хатын баласын даими рәвештә кыйнап тора, бәйләп куя. Хатын үз баласын хоккей кәшәкәсе белән кыйный.

25 июльдә Түбән Новгород шәһәренең Тимирязев урамындагы бер фатирда хатын улын бәйләп куя, аңа берничә тапкыр кәшәкә белән суга, билгесез дару салынган укол кадый.

Хәзерге вакытта җинаятьтә гаепләнүче хатын кулга алынган. Аның ике баласы бар, аларны хатыннан тартып алганнар. Малайны социаль реабилитация үзәгенә урнаштырганнар, бер айлык кыз баланы медицина оешмасына илткәннәр. Ике бала анасына суд-психиатрия экспертизасы уздырачаклар, диелә бу хәбәрдә.

Baza Telegram-каналына сылтама белән "Вести" хәбәр иткәнчә, 12 яшьлек малайны анасы кунакханә номерында ташлап калдыра һәм үзе чыгып кача. Моңа кадәр хатын улын кәшәкә белән кыйный. Ул шулай итеп баладан шайтаннарын куып чыгармакчы була. Малайның кычкырганын башка кешеләр ишетмәсен өчен, анасы аңа йокы даруы һәм авыртуны баса торган дару кадый, диелә бу хәбәрдә.

Вәхши хатын Түбән Новгород шәһәрендә стилист булып эшли. Ул 22 июльдә нәни кызы белән бергә кунакханәгә килеп урнаша, тиздән аның янына танышлары улын да китерәләр. 26 июльдә кичке якта бу хатын кунакханәдән китә. Ул нәни кызын үзе белән ала. Сабыйны дус кызына илтеп калдыра. Шуннан соң бу хатын берничә көн буена элемтәгә чыкмый, аның кайда булуын да белмиләр.

Бу арада кунакханә хезмәткәрләре кыйналган малайны таба. Ул бер тәүлек дәвамында бер ялгызы кунакханә номерында утыра, ач була. "Ул (әни) минем өчен эшләвен, миннән шайтаннарны чыгаруын кабатлап торды", - дип сөйли малай әнисенең кыйнаулары турында.

Кунакханә номерында йокы даруы һәм авырту баса торган дарулар салынган буш ампулалар табыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100