Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шаяртып кына "югалган" малайны биш йөзләп кеше эзләгән арада кайгыдан әбисе үлгән

Шаяртып кына "югалган" малайны биш йөзләп кеше эзләгән арада кайгыдан әбисе үлгән

news_top_970_100
Шаяртып кына "югалган" малайны биш йөзләп кеше эзләгән арада кайгыдан әбисе үлгән

20 мартта Новосибирск шәһәрендә 9 яшьлек малай югалган. Бала мәктәптән өенә кайтмаган. Аны төн буена йөзләгән кеше эзләгән. Бу вакытта бала дустында төн кунган. Вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

9 яшьлек Егор сыйныфташлары белән фонтан янына кадәр килә дә өенә дип китеп бара. Ләкин малай өйгә кайтмый. Баланы шәһәр буйлап йөзләрчә кеше эзли. Ул яши торган районда ике меңгә якын игълан тараталар.

Эзләүдә биш йөз чамасы кеше була. Аларның 300е «Лиза Алерт Новосибирск» эзләү отряды штабында теркәлә. Бала югалганга борчылган кешеләр подъездларны, ташландык биналарны, чокырларны, коллекторларны карап чыгалар. Иртәнге якта бала табылуга өмет өзелгән бер мизгелдә, Егор үзе килеп чыга.

Малай маҗара эзләп йөргән икән. Ул сыйныфташында төн кунган. Әти-әнисенә хәбәр бирмәгән. Егорның бар да яхшы. Ләкин аны югалтудан борчылган әбисе генә вафат булган. Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, әби кеше 21 мартта иртәнге якта үлгән. Оныгын югалту кайгысына әбинең йөрәге чыдамаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100