Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Сезнең хатыныгыз минем ирем белән йоклый”. Ир биш баласының дүртесе үзенеке булмавын белгән

Ир хыянәтче хатынын һәм дүрт баласын өеннән куып чыгарган. Үзенең чын улын гына калдырган. Хәзер алданган ир-ат үзенә тугры хатын һәм бушап калган өендә хуҗабикә булырдай хатын-кыз эзли. 

news_top_970_100
“Сезнең хатыныгыз минем ирем белән йоклый”. Ир биш баласының  дүртесе үзенеке булмавын белгән

"Миңа бер хатын шалтыратып: “Ә сез беләсезме, сезнең хатыныгыз минем ирем белән йоклап йөри?” диде, - дип сөйләгән Перьмдә яшәүче Ростислав “В курсе.ру” басмасына. – Башта мин моны мәгънәсез гайбәт дип уйладым. Соңыннан фактларны барладым һәм картина шулай төзелде дә". 

Әлеге көтелмәгән шалтыратудан соң 49 яшьлек Ростиславның тормышы баштанаяк үзгәрә. Ир-ат чит ирдән берничә бала тапкан хатынын еллар буе яратып яшәгән. Алар биш бала тәрбияләгән: 11 яшьлек Никита, 7 яшьлек Петр, дүрт яшьлек Анастасия, ике яшьлек Ростислав һәм өч айлык Марк. Ләкин өч баланың аныкы булмавы ачыкланган.

- Мин элек тә балаларның миңа охшамаган булуына игътибар иткән идем. Соңгы бала тугач миңа барысы да аңлашылды инде. Без шундук ДНК тест ясаттык. Ул ике яшьлек Ростиславның гына минем улым булуын күрсәтте. Калган балалар теге ирдән, - дип сөйли алданган ир-ат.

Ростислав сүзләренчә, башта хатыны хәлләрнең мондый борылыш алуын көтмәгән булган һәм акланырга тырышкан. Тик ир үз сүзендә нык тора. Ул аңа әйберләрен җыярга һәм үзенеке булмаган балаларын алып чыгып китәр өчен вакыт бирә. Аерылышырга гариза яза. Хатын сөяркәсе янына башка шәһәргә яшәргә китә, ә ике яшьлек Ростислав кына әтисе белән кала.

- Мин аларны чын әтиләре янына җибәрдем. Безнең хушлашу тыныч, талашуларсыз булды диярлек. Хәзер аталык хокукларына дәгъва белдерү буенча суд эше бара. Әгәр дә минем хатын белән ул ир арасында нәрсә дә булса бар икән, мин каршы килмәячәкмен, дидем. Мин бары тик аларга ярдәм генә иттем. Аларның еллар буе бу хакта дәшми яшәр өчен сабырлыклары җиткән, ә минем түзәргә көчем җитмәс иде, - дип сөйли ир. – Хәзер балалар әниләре белән башка шәһәрдә яши. Элекке хатыным шалтыратканда әнисе белән сөйләшсен өчен трубканы улыма бирәм. Әнисе белән аралашуны тыймыйм. Мин бит аңа әнисен алыштыра алмыйм. Ләкин үз баламны теге гаиләгә дә бирмәячәкмен. 

Бергә яшәгән елларда Ростислав үзенең ишле гаиләсе өчен зур коттедж төзегән. Ир-ат күп эшләгән, хатыны һәм балалары бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсен өчен тырышкан.

- Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Безнең әби-бабайларыбыз юк. Шуңа күрә ничек тә үзебезгә тырышырга туры килде, - дип исенә төшерә ул.

Хәзер Ростислав бу борчулардан бераз тынычлануын әйтә. Ул шәһәр администрациясенең юл контроле бүлегендә эшләвен дәвам итә. Ростислав федераль каналдагы шоуда катнашып, үзенә яңа тормыш иптәше эзләп караган.

- Бер кандидат буларак бардым. Кыз шулар арасыннан сайлап алырга тиеш иде. Ә икенче тапкыр мине герой буларак чакырдылар. Моның шоу икәнен аңлыйсыздыр инде һәм анда үз тиңеңне табу сирәк күренеш, - дип сөйли ир.

Шулай да Ростислав үз мәхәббәтен очратуга өметен югалтмый.

- Мин актив эзләнүдә түгел. Социаль селтәрләрдә утырмыйм, вакытым юк. Берәрсен очратсам, нәрсә булса, шул була инде. Иң мөһиме - баланың иминлеге, - диде Ростислав.

Ләкин сөйгәне ролендә булачак кандидатка бераз таләпләре бар. Ир-ат үзенең бер сәерлеге турында әйтте – ул яраткан хатын-кыз 40-50 килограммнан да авыррак булырга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100