Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Селфи ясаганда, 13 яшьлек кыз үзенә пистолеттан аткан

Кыз бала, әтисеннән рөхсәт сорамыйча, кобурадан травматик пистолетны чыгара.

news_top_970_100
Селфи ясаганда, 13 яшьлек кыз үзенә пистолеттан аткан

Мәскәү янындагы шәһәрдә, селфи ясаганда, 13 яшьлек кыз бала битенә пистолеттан атып яраланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

5 гыйнварда Мәскәү янындагы Мытищи шәһәрендә 13 яшьлек кыз бала селфи ясамакчы булган. Ул дача йортының икенче катында була. Кыз бала әтисеннән рөхсәт сорамыйча, кобурадан травматик пистолетны ала. Бала телефондагы фотокамера белән селфи ясамакчы була. Ул ялгыш курокка баса һәм битенә атып җибәрә. Атканнан соң, кызның аскы казналыгы сынып бетә.

Имгәнгән кызның әтисенең пистолет йөртергә рөхсәте булган.

Коралны дөрес сакламаган өчен ир-атны административ җаваплылыкка тартканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100