Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Секунд эчендә пеште": Самара өлкәсендә 12 яшьлек Ренатны балык тотканда ток суккан

"Секунд эчендә пеште": Самара өлкәсендә 12 яшьлек Ренатны балык тотканда ток суккан

news_top_970_100
"Секунд эчендә пеште": Самара өлкәсендә 12 яшьлек Ренатны балык тотканда ток суккан
Самара өлкәсенең Волжский районында фаҗига булган. Дубовый Умёт авылы янындагы күлдә балык тотканда, 12 яшьлек Ренат исемле малайны ток суга. Бала бик нык пешә. Хәзер аңа кан күчереп салу кирәк. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

"Бала әтисе белән балыкка бара. Бер мизгелдә малай кармагын суга ыргыта. Шул чакта кармак югары көчәнешле үткәргечкә эләгә. Үткәргеч изоляцияле булмый. Бер секунд эчендә малай бик нык пешә", дип яза фаҗигане күреп торган кешеләр.

Хәзерге вакытта бала Самара шәһәрендәге Пирогов исемендәге хастаханәдә ята. Аңа кан салу таләп ителә. Ренатның туганнары һәм якыннары баланың гомерен саклап калу өчен ярдәм сорый. 

Кан тапшыру теләге булган кешеләргә Самара шәһәрендә Ново-Садовая урамында урнашкан кан салу станциясенә 8-13 сәгатьләр арасында килергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100