Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарманда коточкыч тузан давылы күтәрелгән

Сарманда коточкыч тузан давылы күтәрелгән

news_top_970_100
Сарманда коточкыч тузан давылы күтәрелгән
Сарман районында каты тузан давылы күтәрелгән. Социаль челтәрләрдәге видео һәм фотоларда күренгәнчә, торак пунктын куркыныч итеп тузан болыты каплый, бернәрсә дә күренми башлый.


Соцчелтәрләрдә бу күренеш турында фикер алышу бара.

“Типик җил эрозиясеннән соң гадәттә су эрозиясе башлана. Бу хакта күпме сөйләделәр бит...ТРның көньяк-көнчыгышында зур мәйданнарда ясалма посадкалар утыртырга кирәк".

“Урман-посадкаларны һичшиксез шунда торгызырга кирәк. Яшь посадкалар бик аз, каен урманнары инде үзләренең гомерләрен яшәп бетереп килә (уртача 70-80ел) һәм һәлак булган карт каеннар бик күп, ә урыны белән гомумән корып беткән урын”.

“Татарстан - игенчелек өчен хәвеф-хәтәрле зона, нефть табу, бизнес өчен дә куркыныч...” 
 
“Күбрәк агачларны кисегез һәм чүлдә яши башларсыз”, “Барлык агачларын кисеп ташлаганнар. Әгәр агачлар утыртмый башласалар, алга таба ныграк та куркыныч булачак”, “Бик куркыныч”,  "Картлар" климат үзгәрү сәбәпле мондый хәлләр элек булмады, диләр, чөнки СССР заманында ирригациянең тулы бер системасы бар иде, сугару өчен суүткәргечләр һәм ясалма буалар челтәре, өстәвенә урман саклау полосалары, су сибү системалары торбаларын барысын да колхоз рәисләре җитәкчелегендә кисәләр иде”, “Урман утырту анда, әлбәттә, кирәк. Югыйсә уңдырышлы туфрак катламы тулысынча юкка чыгачак”, - дигән фикерләр бар.

Сармандагы тузан давылы күкне кара төскә буяп, халыкны куркуга салган. Кешеләрнең язган фикерләреннән күренгәнчә, тузан давылы коточкыч дәрәҗәдә булган: 
 
“Аллам сакласын” , “Кайчан булган бу? Аллам сакласын!”, “Давыл килгәч бөтенесе өйләренә кереп качканнар, беркем бер нәрсә күрми шул. Гарасат килә - дөнья бетә дип куркып торды, бу хикмәтне күрүчеләр”, “Египет белән Израиль дә мондый күренешне "сумум", "хамсин" дип атыйлар! Ә Сарманда!?” - дип яза соцчелтәр кулланучылары.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100