Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саранскида бер егет сөйгәненең борынын тешләгән, соңыннан аны үтергән

Саранскида бер егет сөйгәненең борынын тешләгән, соңыннан аны үтергән

news_top_970_100
Саранскида бер егет сөйгәненең борынын тешләгән, соңыннан аны үтергән
Саранскида яшәүче 21 яшьлек егет полиция участогына килеп, үзенең котычкыч җинаять кылуы турында сөйләгән. Ул йөргән кызын үтергәнен әйткән.

Матур мәхәббәт тарихы шулай җинаять белән тәмамлана, дип яза Лайф. 

Олег белән Александра берничә ел элек музыка училищесының беренче курсында таныша. Алар арасында ялкынлы мәхәббәт кабына, әмма егет котычкыч көнче булып чыга.

Ул берничә тапкыр сөйгәненә кул күтәрә һәм үтерү белән яный. Ә кыз һаман саен аны кичереп тора. Бер ачуланышулары вакытында егет кызның борын очын тешләп ала. Егетне хөкем итәләр, әмма кыз хөкемдардан егетне төрмәгә утыртмауларын сорый. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Әмма мондый карар кызның ялгышуы булып чыга.

Җинаятьне егет 8нче февраль төнендә кыла. Егет сөйгәне һәм аның иптәш кызы белән өчесенә биш шешә аракы эчеп бетерәләр. Иптәш кызы башка бүлмәгә йокларга кереп китә, ә егет сөйгәнен көнләшеп, җәнҗал чыгара. Шуннан соң, чүкеч тотып, кызны кыйный башлый. Кыз аңың югалтып егыла. Шуннан соң егет аны пычак белән тураклый һәм бильярд кие белән тишә.

Иртән айныгач, егет үзенең ни кылганын аңлап ала. Ул җинаять эзләрен юк итәргә тотына. Кызның гәүдәсен ваннага алып барып, канын юып төшерә, аннан соң фатирны тәртипкә китерә. Кызның үле гәүдәсе егет фатирында ике көн ята. Шуннан соң гына егет полициягә барырга карар кыла. Мордовия Тикшерү комитеты егеткә җинаять эше ача. Аңа "Үтерү" маддәсе буенча 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100