Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургта беренче кат тәрәзәсеннән фатирга кайнар су бәреп кереп, бер хатын һәлак булган - видео

Санкт-Петербургта беренче кат тәрәзәсеннән фатирга кайнар су бәреп кереп, бер хатын һәлак булган - видео

news_top_970_100
Санкт-Петербургта беренче кат тәрәзәсеннән фатирга кайнар су бәреп кереп, бер хатын һәлак булган - видео
Санкт-Петербург шәһәренең Красносельский районындагы 2нче Комсомольская урамында кайнар су торбасы шартлаган. Су агымы беренче каттагы фатир тәрәзәсен бәреп, эчкә кергән. Фатирда булган 64 яшьлек хатын кайнар суга пешеп, шунда ук һәлак булган. Аның улы да пешкән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Кайнар сулы торба Ветераннар урамында да шартлаган. Авариядән соң шәһәрдәге 137 торак йорт, 23 меңләп кеше кайнар сусыз калган. Хәзерге вакытта төзәтү эшләре бара.

Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге авариядән соң җинаять эше ачылган.

"Күршем кайнар суга пешеп үлде. Ул чыгып котыла алмаган. Тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр куелган. Башка күршеләр тәрәзәдән сикереп чыкты. Бу беренче очрак түгел", дип сөйләгән биредә яшәүче хатын РЕН ТВ каналына. 

"Һәлак булган хатынның 39 яшьлек улы шок хәлендә. Аны хастаханәгә озатканнар. Йортта яшәүчеләрне якында урнашкан мәктәпкә эвакуацияләгәннәр", диелгән бу хәбәрдә.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, тәрәзә пыяласы ватылган, рамы җимерелгән.

 
 


Санкт-Петербургта кайнар су торбасы шартлап, пешеп үлү очраклары моңа кадәр дә булган иде. 2018 елның декабрендә кафе янында торба шартлап, ике яшь егет үлде.
   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100