Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургка җәяү баручы Зөлфәтнең банк картасыннан акчасын урлаганнар

Чистайдан Санкт-Петербургка җәяүле сәяхәткә чыгып киткән Зөлфәт Вәлиуллин бәлага юлыккан. Аның банк картасыннан 3650 сумны урлаганнар.

news_top_970_100
Санкт-Петербургка җәяү баручы Зөлфәтнең банк картасыннан акчасын урлаганнар
Санкт-Петербургка җәяү барып җитәргә ниятләгән Зөлфәт Вәлиуллин юлга нибары 200 сум акча белән кузгалган иде. Әмма ул үзе белән банк картасы алганын да хәбәр итте. Зөлфәткә акчалата ярдәм итәргә теләгән кешеләр аның картасына акча күчереп бардылар. Ул акчага Зөлфәт үзенә яңа аяк киеме алды, хостелларда төн кунды, бер өлешен ашауга тотты. Бүгенге көнгә ул картага 3650 сум акча җыелган булган. Әмма бүген Зөлфәт ул акчаны җуйган.

"Дуслар! Минем картага блок куйдалар. Ниндидер шома кешеләр картамнан бар акчаны салдырганнар. Хәзер сбербанкта утырам. Әмма мин тып-тыныч. Хисләнермен дип көтәм, әмма хис-тойгы юк. Бик шәп. Минем картага акча күчермәвегезне үтенәм (хәер, сез күчерә дә алмассыз). Ахрысы, дөнья минем Цивильск шәһәрендә калуымны тели. Бәлки, миңа акчаны кайтарырлар да, ә бәлки юктыр да. Бөтен йомырканы бер кәрҗиндә сакламагыз", - дип язган Зөлфәт үзенең ВК битендә.

Зөлфәтнең Цивильскида каласы килүе гаҗәп түгел. Ул анда бер кызга гашыйк булган, аны Алиһә дип атый. 

  • Сәяхәтче Зөлфәт турында тулы язманы моннан укый аласыз. Аның максаты - 1402 километрны җәяү үтү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100