Самолетта җәнҗал чыгарган Чаллы кешесен утыргычка скотч белән бәйләп куйганнар

28 Ноября 2017

Укылган: 3056 тапкыр

Урал округы буенча тикшерү идарәсендә «Благовещенск — Екатеринбург» авиарейсында килеп чыккан җәнҗал буенча тикшерү эше башладылар. Самолет бортында экипаж хезмәткәрләре ярсыган пассажирны куркынычсызлык каешлары һәм скотч белән бәйләп куялар. 

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Искәртеп үтик, кичә «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Благовещенск — Екатеринбург рейсында очкан 56 яшьлек Чаллы кешесе исерек хәлдә тәртип боза, сүгенә, экипаж хезмәткәрләренә һәм пассажирларга яный. Борт хезмәткәрләренең һәм пассажирларның кисәтүен тыңламый, шуңа күрә самолет командиры кул астында булган әйберләр белән аны бәйләп куя. 

Екатеринбургның «Кольцово» аэропортында полиция хезмәткәрләре ирне кулга алар һәм дежур бүлеккә алып киләләр. Анда аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе ("Хулиганлык") нигезендә административ протокол төзелә.


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла