Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә бер ир-ат үз анасын чүкеч белән кыйнап үтергән

Салават шәһәрендә бер ир-ат үз анасын чүкеч белән кыйнап үтергән

news_top_970_100
Салават шәһәрендә бер ир-ат үз анасын чүкеч белән кыйнап үтергән

Башкортстанның Салават шәһәрендә 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Аны үз анасын кыйнап үтерүдә, энесен кыйнауда гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, 27 мартта иртәнге якта 35 яшьлек ир-ат, аның 31 яшьлек энесе һәм анасы бергәләп үз өйләрендә аракы эчеп утыра. Табын корып утырганда, олы абыйсы туганнары белән талаша башлый. Аннары ул анасын һәм энесен кыйный тотына. Аларның башына, гәүдәсенә аягы белән, аннары кулына чүкеч алып суккалый. Энесе өйдән чыгып кача, ул урамда аңын югалтып егыла. Кече туганны хастаханәгә озаталар.

35 яшьлек ир-ат җинаять эзләрен яшерә, өйне җыештырып куя. Өйдәге әйберләрне һәм җинаять коралын ташлаганда, бу кеше исерек була. Исерек булган өчен, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Полиция бүлекчәсендә тентегән вакытта, бу кешедә кан таплары булган әйберләр табыла. Ир-ат энесен кыйнаганын сөйләп бирә. Әнисен кыйнаганы турында әйтми, бу хәлне яшерә.

Ир-атка административ җәза биреп, өч көн полициядә тоталар. Шуннан соң ул өенә кайта. Өйгә кайткач, бу кеше әнисенең үлгәнен күреп ала. Күршеләреннән ашыгыч ярдәм чакыруны сорый.

Шуннан соң 35 яшьлек ир-ат гаебен таный. Ул моңа кадәр наркотиклар саткан өчен хөкем ителгән булган. Аның белән тикшерү эшләрен башкарганнар, гаепләү белдергәннәр. Үз әнисен үтерүдә шикләнелүчене сак астына алганнар.

Аның энесе хәзерге вакытта хастаханәдә ята. Ул да моңа кадәр хөкем ителгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100