Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабый бала 26 каттан егылып төшкән һәм торып китеп барган - видео

Сабый бала 26 каттан егылып төшкән һәм торып китеп барган - видео

news_top_970_100
Сабый бала 26 каттан егылып төшкән һәм торып китеп барган - видео
Кытайда гаҗәеп хәл булган. Чунцин шәһәрендә кыз бала 26 каттан егылып төшкән. Бала башы белән түбәне тишеп чыккан. Аннары ул урыныннан торып баскан һәм үз юлы белән китеп барган. Әлеге хәлне күзәтү камералары төшереп торган. Бу турыда Daily Mail хәбәр итте.

Кыз баланың берничә сөяге сынган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, баланы өйдә үзен генә калдырганнар һәм ишекне бикләп чыгып киткәннәр.

Бала йокысыннан уянгач, өйдә бикләнеп калуын аңлаган булса кирәк. Кыз шундый гаҗәеп ысул белән өйдән чыкмакчы булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

26 кат биеклегеннән очып төшкәннән соң, кыз бала пыяла түбәне вата һәм мотоцикллар туктап торган тукталышка егылып төшә. Шуннан соң бала урыныннан тора һәм китеп бара. Моны күреп торган шаһитлар баланы хастаханәгә илтә. Биредә аның сынган урыннары булуы ачыклана. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100