Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районы Явлаштау авылындагы янгын хуҗалыкны көлгә әйләндергән

Бүген Саба районы Явлаштау авылында янгын чыгып, Мансура һәм Фаиз Гаффановлар хуҗалыгы көлгә әйләнә. Ялкын телләре йортларына гына түгел, сарай, абзар, мунчаларына да сузыла. Бәхеткә, корбаннар юк.

news_top_970_100
Саба районы Явлаштау авылындагы янгын хуҗалыкны көлгә әйләндергән

80 яшьлек Мансура апа һәм Фаиз абый уллары Фәрит белән гомер кичереп ятканда, йортка көтмәгәндә бәхетсезлек ишек кага. Шушы ук авылның икенче урамында гаиләсе белән икенче уллары Рамис та яши. Янгын турында белешер өчен, Рамисның тормыш иптәше Фидәния апа белән элемтәгә кердек.

– Бүген төшкә кадәр булды бу фаҗига. Бер күршеләр утны газдан, башкалары электрдан чыккан ди. Әби белән бабай үзләре өйдә булган, Фәрит гаражда машина караган. Нинди ис килә дип, гараждан чыгып караса, өйне ут чолгап алган булган инде. Бабай аңын югалткан, Фәрит башта аны чыгарып куйган. Аннары өй эченнән әбине алып чыккан. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган, әмма алар соң килгән. Имеш, янгынга әзер булмаган дип әйтәләр, сулары тутырылмаганмы, башка нәрсәме – билгесез. Берни калмады: абзар да, өй дә, мунча да, гараж да бетте, кием-салым, документ, акчалар – һәммәсе янды. Бозаулары бар иде – ул да тереләй янды, - дип сөйләде Фидәния апа.

Бәхеткә, ялкын күрше-тирә каралтыга күчмәгән.

– Әби белән бабай әле күршеләрендә. Әйдә, үзебезгә алып менәм дигән идем, мин өйгә кайтам дип утыра. Аңа, өең янып бетте бит инде, дип әйтеп булмый бит. Сабада кызлары бар, ул үзебезгә алып китеп торабыз диде, – ди Фидәния ханым.


Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтнең Лесхоз буенча пост җитәкчесе Фаил Сәйфуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә янгын чыгу сәбәбенең рәсми версиясе электрүткәргечтә кыска ялганыш булуын әйтте:

– Янгын мәйданы 111 квадрат метр. Янгын нәтиҗәсендә 8 гә 10 метр мәйданда бер торак йорт, ишегалдындагы кеше яшәмәгән тагын бер йорт, сарай, мунча һәм гараж янды. Явлаштау, Лесхоз, Шекше, Иштуган янгын сүндерү частьларыннан 6 техника килгән иде. Янгын турында хәбәр 10 сәгать 10 минутта килде. Янгын сүндерүчеләрнең беренче экипажы  10 сәгать 25 минутта килеп җиткән. Соң хәбәр иткәннәр алар, үзләре сүндереп маташканнар. Алар әле өйдән әйберләр дә чыгарып яткан. Вак-төяк әйберне юл кырыена чыгарып куйганнар иде. Юл чиста, асфальт, бөке юк, вакытында хәбәр итсәләр килеп җитәргә була иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100