Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районы Түбән Шытсу авылындагы янгында зыян күргән гаилә башлыгы хастаханәдә вафат булган

13 ноябрь иртәнге 6 сәгать 20 минутта Саба районы Түбән Шытсу авылында чыккан янгында зыян күргән 42 яшьлек Илфат Сөнгатуллин алган җәрәхәтләреннән Саба Үзәк район хастаханәсе реанимациясендә вафат булган. Кичә аны Югары Шытсу авылы зиратына җирләделәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына шәхси чыганаклардан билгеле булды.

news_top_970_100
Саба районы Түбән Шытсу авылындагы янгында зыян күргән гаилә башлыгы хастаханәдә вафат булган

Илфат Сөнгатуллин Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып эшли иде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил иткән йортта чыга. Илфат Сөнгатуллин 97 процент дәрәҗәдә термик пешү җәрәхәтләре ала. Аның 1975 елгы хатыны, 2011 елгы кызы 1-2 дәрәҗә пешү җәрәхәтләре белән (20 процент) Республика клиник һәм Республика балалар хастаханәсенә озатыла. Хатын-кызның муен, аркалары, җилкәләре пешкән. Баланың бит өлешенә зыян килгән.

Янгын чыгуны әлегә электр яки газ җиһазы төзексезлеге аркасында дип фаразлыйлар. Министрлык сайтында күренгәнчә, янгын китергән матди зыян 800 мең сум күләмендә дип бәяләнә.

Сөнгатуллиннар гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100