Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сөйләшү кыенлаша, ашый алмый": Бер кызның телендәге яман шешне теш табибы күреп алган

"Сөйләшү кыенлаша, ашый алмый": Бер кызның телендәге яман шешне теш табибы күреп алган

news_top_970_100
"Сөйләшү кыенлаша, ашый алмый":  Бер кызның телендәге яман шешне теш табибы күреп алган
Краснодар өлкәсендә яман шеш белән авыручы 27 яшьлек кызның теленең бер өлешен табиблар кисеп алган. Шуннан соң кызның иңбашыннан тукыма алып, авыру телне яңартканнар. Славянск-на-Кубани шәһәрендә яшәүче бу кыз вакытында табибларга мөрәҗәгать итеп кенә исән калган. Бу турыда Краснодар өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Кызның телендә зур булмаган үсенте барлыкка килә. Шул сәбәпле аңа сөйләшү кыенлаша, ул ашый алмый башлый. Кыз стоматологка мөрәҗәгать итә. Табиб кызның авызын карагач, онкологка барырга киңәш бирә. Краснодар өлкәсе онкодиспансерында тикшергәннән соң, куркыныч диагноз раслана. Кызның телендә икенче стадиядә яман шеш булуы ачыклана.

"Әле берничә ел элек кенә кеше органының бер өлешен башка орган тукымасы ярдәмендә яңарту турында күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер табиблар югары технологияле опреацияләр ясый", диелә бу хәбәрдә.

Табиблар бу кызга 7 сәгать дәвамында операция ясыйлар. Ул уңышлы уза. Хәзер бу кыз нурлы терапия һәм химия терапиясе ярдәмендә дәвалана.

"Сәламәтлек турында кайгыртып тору хәерле. Елына бер-ике тапкыр профилактика өчен булса да табибка күренергә кирәк", - дип искәртәләр бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100