Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәгатьләр буена ботакка ябышып торган": Авылдан чыгып киткән әби сазлыкта баткан

"Сәгатьләр буена ботакка ябышып торган": Авылдан чыгып киткән әби сазлыкта баткан

news_top_970_100
"Сәгатьләр буена ботакка ябышып торган": Авылдан чыгып киткән әби сазлыкта баткан
Тверь өлкәсенең Калязинский районында бер әби авылдан читкә чыгып китеп адашкан. Йөри торгач ул сазлыкка кереп баткан һәм үзе чыга алмаган. Бәхеткә, аны эзләп тапканнар. Пенсионер хатын хәзер икенче туган көнен уздыра. Бу турыда НТВ каналы сөйләде.

Әби югалгач, аны туганнары эзли башлый. Алар полициягә мөрәҗәгать итә. Әбине волонтерлар да эзләшә.

"Сова" эзләү төркеме җитәкчесе Денис Раздобудрин волонтерлар белән бергәләп әбине эзләшкән. "86 яшьлек Александра Пучкова 23 июнь кичендә югалды. Ул Устье авылындагы йортыннан чыгып киткән. Шуннан соң аны күрүче булмаган. Уйлап торырга вакыт юк иде. Без тирә-яктан эзләп чыктык. Әбине күзәтү камерасы кадрларыннан күреп алдык. Ул туган авылыннан 8 км чамасы ераклыкта кадрга эләккән", - дип сөйләгән Денис Тверь сайтына

Инде туңып өши башлаган карчыкны берничә сәгать эзләгәч табалар. Ул авылдан ун километр чамасы ераклыкта урман эчендәге сазлыкта була.

Волентерларга "Лиза Алерт" төркеме эзләүчеләре дә кушылган. Алар әбине тирән чокырда күреп алган. Анда су тулган һәм сазлыкка әверелгән. Әби билдән су эчендә басып торган. Коткаручылар агачлар арасыннан шуышып диярлек әби янына барган. "Сова" егетләре аны сазлыктан тартып алган.  

Урынга шунда ук табиблар да чакыралар. Коткаручылар әбинең берничә сәгать ярдәм көтүен сөйли. Пенсионер карчык ботакка ябышып өлгергән. Шул ботак аны бөтенләй сазлыкка батудан коткарып калган. 

Әбине җылытканнар һәм хастаханәгә илткәннәр. Соңрак әбинең хәле турында туганнары да сөйләгән. Ул моңа кадәр дә хәтерен югалткалаган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100