Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Улым, сине кайдан эзлик": 19 яшьлек егет каберендә чит кеше мәете табылган

"Улым, сине кайдан эзлик": 19 яшьлек егет каберендә чит кеше мәете табылган

news_top_970_100
"Улым, сине кайдан эзлик": 19 яшьлек егет каберендә чит кеше мәете табылган
Башкортстанда Антон исемле 19 яшьлек егет вафат булган. Аны җирләгәннәр. Тик әти-әнисе балаларын үтергәннәр һәм мәетен алмаштырганнар дип исәпли. Хәзер Башкортстан тикшерүчеләре әлеге сәер очракны тикшерә. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Антонның әти-әнисе бер ел буена чит кеше каберенә йөрдек дип сөйли. Хәзер кабер буш. Мәрхүмнең туганнары эксгумация ясатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер экспертиза бу кабергә кем җирләнгәнен ачыклый.

Мәрхүмнең туганнары баштан ук кабердә аларның улы булмаган дип шикләнә. Чөнки Антонның күрше районга ничек барып эләккәне дә билгесез. Анда аның туганнары да, дуслары да булмый. Яшь егетне билгесез мәет дип табалар һәм тиз арада җирләп тә куялар. Әти-әнисе улын свитеры һәм чалбары буенча гына таный. Бу гаилә мәетне яру экспертизасы нәтиҗәләрендә дә шикләнә. Чөнки анда 19 яшьлек егет йөрәге авыртудан үлгән дип язылган. Ә бит егет армиягә җыенган һәм сәламәт булган.  

"Армиягә медосмотр узды, машина йөртү таныклыгы алу өчен медосмотр узды. Сәламәт иде", - дип сөйли Антонның әтисе.



Антонның мәетен гаиләсе алып киткән, алар егетне туган ягында җирләргә тели. Шул чакта тагын бер сәер билгегә игътибар итәләр. Егетнең башында суккан кебек травма да була. Шуннан бу гаилә тикшерү комитетына гариза яза.

Эксгумация вакытында әти белән әни тагын бер тапкыр шок кичерә. Табутта бөтенләй башка кеше ятканы ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

"Табутта ир-ат мәете иде. Ул башка диндәге кеше кебек төрелгән, куллары да башкача куелган. Мөселман тәртипләре буенча җирләнгән иде. Без аны моргка экспертизага илттек", - дип сөйли Антонның апасы.

Кабердә башка кеше мәете булуы ачыклангач, бу гаилә балаларын кайдан эзләргә дип баш вата. "Улым, сине кайдан эзлим", - дип елый әнисе.

Егетнең мәетен ялгыш алмаштырганнармы, әллә җинаять эзен яшерәләрме - бу сәер вакыйганың ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклаячак. Җинаять эше ачылган, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100