Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендә бер ир-ат биш яшьлек баланы өченче каттан аска ыргыткан

Сәүдә үзәгендә бер ир-ат биш яшьлек баланы өченче каттан аска ыргыткан

news_top_970_100
Сәүдә үзәгендә бер ир-ат биш яшьлек баланы өченче каттан аска ыргыткан
Американың Миннеаполис шәһәрендәге сәүдә үзәгендә бер ир-ат парковканың өченче катыннан чит кеше баласын тотып ыргыткан. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
 
Биш яшьлек баланың анасы бу хәлне күреп каты итеп кычкыра. Сабый астагы кат идәнендә хәрәкәтсез ята. 

Урынга килеп җиткән табиблар аның исән булуын ачыклый. Сабый җитди имгәнә. Аны тиз арада хастаханәгә китерәләр.

Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьтә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаган.

Хәзер хокук саклаучылар җинаять эшен тикшерә, балага һөҗүм иткән кешенең мотивларын ачыклый. Сәүдә үзәге вәкилләре бу эштә тулысынча ярдәм итәләр, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100