Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәүдә үзәгендә бер ир-ат балалы хатынга һөҗүм иткән - видео

Сәүдә үзәгендә бер ир-ат балалы хатынга һөҗүм иткән - видео

news_top_970_100
Сәүдә үзәгендә бер ир-ат балалы хатынга һөҗүм иткән - видео
Мәскәүнең "Щелково" сәүдә үзәгендә йөргән бер хатынга һәм аның баласы чит ир-ат һөҗүм иткән. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Шаһитлар төшереп алган видео кадрларыннан күренгәнчә, ир-ат башта чиратта тора. Шуннан соң ул кисәк кенә нервлана башлый. Башта якында торган балага ташлана. Моны күргән ана баласын якларга маташа. Котырынган ир-ат исә баланың анасын кыйный башлый.

"Сезнең миңа тавыш күтәрергә хакыгыз юк", - дип кычкыра баланың анасы һәм чыгып китә башлый.

Ир-ат исә хатын артыннан китә, аны куып җитә һәм бар көченә башына китереп суга.

Әлеге сугышка кибет сакчысы игътибар итә. Ул агрессив сатып алучыны туктата, диелгән бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100