Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рюкзагында кызның кул чуклары һәм пистолет була": Танылган укытучы элеккеге студентын үтереп, мәетен тураклаган

"Рюкзагында кызның кул чуклары һәм пистолет була": Танылган укытучы элеккеге студентын үтереп, мәетен тураклаган

news_top_970_100
"Рюкзагында кызның кул чуклары һәм пистолет була": Танылган укытучы элеккеге студентын үтереп, мәетен тураклаган
Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты, хәрби реконструктор Олег Соколов сөяркәсен үтергән дип шикләнәләр. Ул үзе гаебен танып, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

63 яшьлек Олег Соколовны узган шимбәдә иртәнге якта Мойка елгасыннан тартып чыгарганнар. Аны Мария хастаханәсенә салганнар, ул нык туңган.  Яшь хатынны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче доцент Олег Соколов авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда Санкт-Петербургта Мария хастаханәсенең белешмә хезмәтендә РИА Новости агентлыгына сөйләгәннәр.

"Соколов безнең хастаханәдә, хәле авыр", - дигәннәр хастаханәдә.

Укытучының рюкзагында хатын-кыз кулының чуклары һәм травматик пистолет була. Аның фатирында исә хатын-кыз мәете табыла, аның башы кисеп алынган була. Хәзер тикшерүчеләр бу кешедән сорау ала, аны кулга алу турында сорау хәл ителә.


Доцентның корбаны - аның элеккеге студенты һәм сөяркәсе Анастасия Е. дип фаразлыйлар. 2008 елда ук бу хатынны Олег Соколов вәхшиләрчә кыйнаган, үтерә язган. Кыз өч ел элек югару уку йортын тәмамлаган. Бу турыда ТАСС агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганагы сөйләгән. 

Кеше үтерүдә шикләнелүче доцентның адвокаты Александр Почуев РИА Новости агентлыгына аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, Олег Соколов үзенең элеккеге студентын үтерүе өчен үкенә. Хәзерге вакытта ул шок халәтендә, аңа психиатрия экспертизасы билгеләнгән. 

Җинаятьтә шикләнелүче укытучыны яклау "аның гамәлләре көчле фактор йогынтысында" кылынган, бу "аффект халәте, яки патологик исерү" дип аңлатырга тырышачак, дип сөйләгән Почуев.


Олег Соколов 1956 елда Ленинградта туган. Тарих фәннәре кандидаты. Франциядә Наполеон чорында гаскәрләр эшчәнлегенә, Наполеон шәхесенә багышланган күп санлы монографияләр авторы. Франция тарихын популярлаштырган өчен 2003 елда Мактаулы легион орденына лаек булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100