Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең берничә төбәгендә урман янгыннары котыра

Россиянең берничә төбәгендә урман янгыннары котыра

news_top_970_100
Россиянең берничә төбәгендә урман янгыннары котыра
Табигый янгыннар булу сәбәпле, Россиянең дүрт төбәгендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бу - Иркутск, Красноярск өлкәләре, Якутия һәм Бурятиянең берничә төбәге. Урман янгыны сүндерүчеләре тәүлек эчендә утызлап янгын учагын сүндергән, ләкин хәл катлаулы булып кала бирә. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә. 
 

160 мең гектардан артык урман янгын эчендә кала. Территорияләрне иллеләп самолет һәм вертолет тикшереп тора. Янгын сүндерүдә 28 самолет катнаша.

 

Моннан тыш, кырыклап төбәктә янгын аеруча куркыныч булган янгынга каршы режим игълан ителгән. Биредә яшәүчеләр аерым кагыйдәләр билгеләнгән. Үлән һәм чыбык-чабык яндырган өчен зур күләмдә штраф салына.
 

Ханты-Мансийск автономияле округы һәм Көнбатыш Себердәге урман янгыннарының төтене Казанга да килеп җитте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.  

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре квадрокоптер һәм күчмә экологик лаборатория ярдәмендә мониторинг үткәрде. Һавадан пробалар алынды», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Күчмә экологик лаборатория мәгълүматлары буенча, һаваны пычрата торган матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Роспотребнадзор һәм Гидрометеорология хезмәте идарәсендә эшләүчеләр белән берлектә ачыклаганча, төтен таралуга Ханты-Мансийск автономияле округы һәм Көнбатыш Себердәге урман янгыннары сәбәпче булган.  


Чаллы халкы шәһәр өстендә төтен һәм томан пәрдәсе барлыкка килүгә борчыла. Әлеге күренеш Себер янгыннары аркасында барлыкка килгән. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында әйттеләр.

Чаллы шәһәрен аксыл-сары томан һәм төтен пәрдәсе каплап алды. Шәһәр халкы бу күренешкә борчылып, Автокала җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Башкарма комитет экологлар фикеренә сылтама белән Чаллы халкына җавап бирде. “Шәһәр территориясендә янгыннар юк, һавада пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артуы күзәтелми”, - диде шәһәр администрациясе вәкиле.

Экологлар әлеге хәлне шәһәр өстендә төтен һәм томан пәрдәсе барлыкка килү белән аңлата.

"Бу - һаваның соргылт, аксыл яки саргылт томан пәрдәсе рәвешендә болганчык хәлгә килүеннән гыйбарәт булган атмосфера күренеше. Ул һавада вак һәм каты тузан яки төтен кисәкчекләренең бик күп җыелуыннан килеп чыга. Томанның сәбәбе – Себер янгыннары. Пәрдә якынча 40 км/сәг белән Иделгә таба хәрәкәт итә. Аның юнәлешен фаразлау кыен – ул районнар өстендә көньяк-көнбатыш һава массалары хөкем сөрә”, - ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100