Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең берничә төбәген су баса, йөзләрчә кешене эвакуациялиләр

Россиянең берничә төбәген су баса, йөзләрчә кешене эвакуациялиләр

news_top_970_100
Россиянең берничә төбәген су баса, йөзләрчә кешене эвакуациялиләр
Россиянең берничә төбәгендә берьюлы су басу күзәтелә, йөзәләрчә кешене йортларыннан күчерәләр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Вологда өлкәсендә 130 бистәдә электр уты юк, анда өч меңләп кеше яши. Дистәләрчә йортка бару юллары өзелгән, күперләр җимерелгән. Яңгырлар артыннан бураннар башлана, кинәт суытып җибәргән. 

 
Тверь өлкәсендә берничә көндә айлык күләмдә явым-төшем булган. 
 

Новгород өлкәсендә су бу кадәрле күтәрелүен соңгы унбиш елда күзәткәннәре булмый. Идән асларын, җыеп алган уңышны, тора йортларны - барысын су баскан.

Бәла-каза күрүчеләрнең күбесенә туганнары ярдәм итә, кайсыберләре биредәге кунакханәгә урнашкан. Аларны түләүсез ашаталар.

Новгород өлкәсенең Крестецкий районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. 57 йортны су баскан, 59 кешен эвакуацияләгәннәр. Өлкәдә барлыгы 11 районны су баскан, монда 43 торак пункт бар.


Төбәкләрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

 

Коткаручларның вакыты аз. Су ташу тукталса да, инде бүген төнлә үк салкыннар башлана. Төнлә температура 8 градуска кадәр төшәчәк. Кешеләрнең өйләре су астында калса да, алар ташлап чыгып китәргә ашыкмый, әйберләрен талап бетерүдән курка. Ноябрьдә бу кадәр яңгыр яуган очрак метеокүзәтүләр тарихында беренче тапкыр, дип хәбәр итә Беренче канал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100