Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиягә популяр брендларны китергән Алла Вербер вафат

Россиягә популяр брендларны китергән Алла Вербер вафат

news_top_970_100
Россиягә популяр брендларны китергән Алла Вербер вафат
ЦУМның фэшн-директоры, Mercury ювелир компанирясенең вице-президенты Алла Вербер вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

61 яшьлек Алла Вербер Италия курортында дәваланган чагында инфаркттан вафат булган. 

2013 елда Алла Вербер биш ел буе кан рагыннан интеккәнен сөйләгән иде. 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итәр алдыннан аңа яман шеш диагнозы куела. Химиятерапиядән соң аның чәчләре коелып бетә, ул 20 килограмм авырлык җыя, әмма исән кала. 

Алла Константиновна Вербер 1958 елда Ленинградта туа. 1976 елда аның әти-әнисе Израильгә күченеп китә. Алла Вербер Римда мода йортында эшли башлый. Соңыннан Канадага күченә, мода юнәлешендә эшли. 1980 елларда АКШка күченеп китеп, картиналар сата, әмма кабат Канадага әйләнеп кайтып, кызы исеме белән "Katia of Italy" дип аталган бутик ача. 

1989 елда, ил чикләре ачылгач, ул Россиягә күченеп кайтып, үз бизнесын ача. 1990 елларда илдәге югары мода бутикларын беренчеләрдән булып ул ача. Dolce & Gabbana, Gucci, Prada, Brioni һәм башка маркалар белән ул беренче булыпр эшли башлый. 

Gucci ның Россиядәге эксклюзив дистрибьюторы була, Chanel, Karl Lagerfeld, Jil Sander брендлары белән эшли. Алла Вербер Россиягә барлыгы 500 бренд керткән кеше булып санала. Соңрак ул эшләгән Mercury компаниясе Мәскәү ЦУМын сатып ала. 

Алла Вербер популяр журналлардагы "Мода" рубрикаларын алып бара. 

Ул ике тапкыр кияүдә була, аның беренче иреннән Екатерина исемле кызы туа. Икенче тапкыр кияүгә 1994 елда, Россиягә күченеп кайткач чыга. Аның ире - бизнесмен Давид Авербах.

Максим Галкин, Филипп Киркоров, Валерия, Валентин Юдашкин кебек йолдызлар Алла Верберның үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

"Соңгы мизгелгә кадәр бу хәбәрнең дөрес түгеллеген әйтерләр дип көттем", - дип язган Максим Галкин.

"Аллочка, кадерлем минем! Ничек алай инде! Ышанып булмый..." - дип язган Валерия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100