Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядән Төркиягә ял итәргә килгән тагын бер бала һәлак булды

Россиядән Төркиягә ял итәргә килгән тагын бер бала һәлак булды

news_top_970_100
Россиядән Төркиягә ял итәргә килгән тагын бер бала һәлак булды
Россиядән ял итәргә килгән балигъ булмаган бала Төркиядә үлде. Бәхетсезлек очрагы Анталия шәһәрендәге курортларның берсендә булган. Бала бирегә әти-әнисе белән килгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте. 

Россиянең Төркиядәге илчелегенең матбугат сәркатибе Ирина Касимова агентлыкка бу турыда аңлатма биргән.

"3 сентябрьдә Maya World Beach кунакханәсен бассейнында бәхетсезлек очрагы булды. Аланиянең Окурджалар курорт зонасында бассейнда балигъ булмаган бала һәлак булды. Ул Россиядән ял итәргә килгән. Кыз 2013 елда туган. Ашыгыч ярдәм бригадасы баланы якындагы хастаханәгә китергән. Шулай да, кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар", - дип сөйләгән ул.

Касимова сүзләренчә, "Анталия губернаторлыгына рәсми сорау җибәрелгән. Россия туристларының әлеге провинция территориясендә һәлак булу очракларын җентекләп тикшерү һәм гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту таләп ителә".

Мәрхүмә кыз таудан шуып төшкән, башы белән бәрелгән һәм тончыккан. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте. 

Соңгы көннәрдә бу өченче очрак инде. 18 августта Төркиягә Петербургтан килгән Алиса исемле кыз бала бассейнда кулы насоска кысылганнан соң, комага китте. Бу бала 28 августта хастаханәдә үлде



22 августта Аланиягә Россиядән килгән 19 яшьлек кыз имгәнде. Ул экзотик балыклар йөзә торган бассейнда көпшәле битлек киеп йөзгән. Бер мизгелдә тончыккан һәм бата башлаган. Аны судан тартып чыгарганнар һәм кома халәтендә хастаханәгә илткәннәр. Ул 2 сентябрьдә үлде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100