Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аны югалтудан йөрәгем өзгәләнә... Россия җыелма командасындагы 15 яшьлек спортчы кызның мәетен ваннадан тапканнар

Иркутск өлкәсендә яшәгән спортчы кызның фаҗигасе турында "Комсомольская правда" яза. Аңа нибары 15 яшь була.

news_top_970_100
"Аны югалтудан йөрәгем өзгәләнә... Россия җыелма командасындагы 15 яшьлек спортчы кызның мәетен ваннадан тапканнар
Быел яз спортчы кыз панкратион буенча (кул, аяклар белән сугу, көрәшү рөхсәт ителгән уен төре) Россия чемпионкасы дип табыла. Россия бәйгесе нәтиҗәләре нигезендә аны илнең җыелма командасына кабул итәләр, ул дөньякүләм бәйгеләрдә катнашырга тиеш була. Спортсменка дөнья чемпионкасы булырга хыялланган дип яза "Комсомольская правда".

Әмма бу хыяллар тормышка ашмый. Ул үз өендә, ванна бүлмәсендә һәлак була. 

Кыз ваннага юынырга телефонын алып кереп китә. Телефоныны утыра башлагач, аны зарядка җыярга куя. Телефоны кулыннан суга төшеп китә һәм кызны ут сугып үтерә. 

Кызның дуслары аны бик яхшы гаиләдән дип сөйли - аны барысы да яратканнар. 

"Минем балам аны бик яратып, "няня" дип йөртә иде, - дип сөйләгән кызның апасы. - Ул быел минем кызымның "крестная" әнисе булды, ә хәзер инде ул. Аны югалтудан йөрәгем өзгәләнә... Өйдә ансыз бушлык..."

"Минем өчен иң яхшы һәм иң яраткан кеше иде. Без бергә башка шәһәргә укырга китмәкче идек. Аны мәктәптә барысы да ярата иде", - дип сөйләгән дусты. 

Су электр тогын бик яхшы үткәрә һәм зарядкадагы телефон суга төшкән очракта, кыска ялганыш булып, су аша электр тогы сугарга мөмкин, - дип аңлаткан радиоэлектроника буенча белгеч. - Әгәр телефон зарядкага куелмаган булса, фаҗига булмас иде".

"Син бөек кешеләрнең гомерләрен яшәдең. Кешеләр дистәләгән ел буена ирешә алмаган гомер чәчәкләреннән авыз иттең. Кызганыч, син гомернең барлык чәчәкләрен дә авыз итә алмадың, әмма без синең турындагы хәтерне тормышның син яшәмәгән өлешләренән дә үткәрербез. Бәхил бул..." - дип язган бер егет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100