Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия туристлары утырган 1,5 миллион долларлык яхта баткан — видео

Россия туристлары утырган 1,5 миллион долларлык яхта баткан — видео

news_top_970_100
Россия туристлары утырган 1,5 миллион долларлык яхта баткан — видео

Дубай шәһәре янында диңгездә 1,5 миллион доллар торган яхта баткан. Һәлакәт вакытында яхтада унбер турист һәм экипаж әгъзалары булган. Бу турыда The National басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Һәлакәт узган ял көнне үк Дубай тирәсендә була. Бу урыннан видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштыргач кына вакыйга турында халык та белеп ала.

Басма хәбәр иткәнчә, арендага алынган көймә тишелү сәбәпле бата. Су керә башлаганда яхта ярдан ике йөз метр ераклыкта гына, сай урында була. Шуңа күрә һәлак булучылар юк.

Полиция хезмәткәрләре утырган көймә яхта бата башлагач ук килеп җитә. Алар авариягә очраган яхтадагы кешеләрне коткара. Экипажда Мисыр кешесе, тагын ике кеше Азия илләреннән була. Туристлар исә Россия, Франция, Бөек Британия һәм башка илләрдән, диелгән әлеге хәбәрдә.

РИА Новости агентлыгына Дубайдагы Россия консуллыгында хәбәр иткәнчә, бу вакыйга уңаеннан мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100