Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрдәк артыннан куып Иделдәге бозга кергән ир-ат батып үлгән

Үрдәк тотмакчы булганда, ике ир-ат боз астына төшеп киткән.

news_top_970_100
Үрдәк артыннан куып Иделдәге бозга кергән ир-ат батып үлгән

Казанда бер ир-ат үрдәк артыннан куып боз өстенә кергән һәм батып үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Яңа Аракчино авылы тирәсендә Иделдә боз астына төшеп киткән ике ир-ат турында 16 ноябрьдә иртәнге якта коткаручыларга хәбәр иткәннәр.

Урынга килеп җиткән коткаручылар ачыклаганча, бу ир-атлар үрдәк артыннан куып бара. Алар әле бик юка булган боз өстенә чыга һәм икесе дә суга төшеп китә. Бер ир-ат үз көче белән ярга чыгып җитә. Икенчесе исә батып үлә.

Коткаручылар мәрхүм ир-атның мәетен табып алган.

Иделнең бу урынында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100