Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рактан куркып, өч туган ашказаннарын алдырып аткан

Рактан куркып, өч туган ашказаннарын алдырып аткан

news_top_970_100
Рактан куркып, өч туган ашказаннарын алдырып аткан
Британиядә яшәүче өч туган, рактан куркып, ашказаннарын алдырганнар, дип яза Лента.ру. Башта алар тикшеренү үткән һәм яман шешкә дучар булу ихтималын ачыклаган.

София Әхмәд һәм аның бертуган энеләре Таһир белән Омар, әниләре һәм кыз туганнары ашказаны рагыннан үлгәч, табибларга мөрәҗәгать иткәннәр. Табиблар аларда да яман шеш булырга мөмкин дигән карарга килгәннәр һәм ашказанын алдырырга киңәш иткәннәр.

София, Таһир һәм Омарның әниләре 2003 елда авырый башлый, табиблар аңа яман шеш диагнозы куя. Ярты елдан хатын вафат була. 10 елдан исә шушы ук авырудан аларның 32 яшьлек туганы Ясмин үлеп китә. "Мин Ясминның медкартасында бу төр ракның нәселдән күчәргә мөмкин булуын укыдым. Мине акылдан язган дип уйлаучылар да булды, әмма тикшеренү үткән мин үземнең хаклы булуымны белдем - борчылуым бер дә юкка түгел икән, бу авыру миңа һәм туганнарыма да яный булып чыкты", - дип искә ала 39 яшьлек София.

Шулай итеп, өч туган операция өстәленә ятканнар. Өч операция дә уңышлы үткән. София, элеккечә, нәрсә тели шуны ашый ала. "Бердәндер проблема - миңа авырлыгымны контрольдә тотарга һәм витаминнар эчәргә туры килә. Әмма ашказаны яман шеше куркынычына караганда, бу уңайсызлыкка түзәрлек", - дигән София. Соңрак ул балага узган һәм сәламәт бала тапкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100