Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рәхмәт, Абзый!": Рәҗәп Гайнуллин Красноярск өлкәсендә ут капкан йорттагы балаларны коткарган

"Рәхмәт, Абзый!": Рәҗәп Гайнуллин Красноярск өлкәсендә ут капкан йорттагы балаларны коткарган

news_top_970_100
"Рәхмәт, Абзый!":  Рәҗәп Гайнуллин Красноярск өлкәсендә ут капкан йорттагы балаларны коткарган
2 июльдә Красноярск өлкәсенең Енисейский районындагы Озерное авылында янгын чыга. Ут капкан йорттагы балаларны Рәҗәп Гайнуллин исемле ир-ат коткара. Ул авылда машина йөртүче булып эшли. Хәзер Рәҗәп Гайнуллин социаль челтәр йолдызына әверелгән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Рәҗәп Гайнуллинны хәзер "Батя" - "Абзый" дип атыйлар. Ул коткарган балаларның иң кечесенә өч яшь чамасы гына булган. Шәхси йорт бик тиз арада дөрләп яна башлаган. Аның артыннан күрше йортка да ут капкан. Урамда 30 градус эсселек, көчле җил булган. Шулай итеп чама белән 400 квадрат метр мәйданны ут чолгап алган.


Йорт эчендә ике бала калганын беркем дә белми. Аларның әти-әнисе кая киткәнен, янгын ни сәбәпле чыкканын хәзер белгечләр ачыклый. Әлегә шунысы аермачык: Рәҗәп булмаса, фаҗига килеп чыккан булыр иде. Рәҗәп Гайнуллинны авылда "Рома абый" дип йөртәләр икән.

Янгын чыккан йорт янында автобус тукталышы урнашкан. Автобус йөртүче Рәҗәп Гайнуллин рейслар арасында ял итеп алырга туктала. Шул вакытта ул бер йорттан төтен чыгуын, янгын башлануын күреп ала.

"Төтен күреп алдым. Әлбәттә инде, шул якка чаптым. Капканы ачып, өйгә кердем. Анда балалар бар иде. Алар утны күреп курыккан, кычкырышалар. Нәни Аринаны һәм Маркны (аларың исеме шулай иде бугай) кырыйга алып чыктым. Өйдә торып булмый иде инде - бик кызу булды. Янгын шулкадәр тиз булды", - дип сөйли тыйнак кына Рәҗәп Гайнуллин.

Рәҗәп Гайнуллин ярдәме белән генә балалар исән калган. Алар, әлбәттә, бик курыккан. "Шәп кеше", "Сәламәтлек бирсен сиңа", дип соклана социаль челтәр кулланучылар. "Рәхмәт, Абзый", дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100