Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Психологлар күмәкләп сугышкан

Дүрт студент егеткә узып баручы ир-атлар бәйләнә.

news_top_970_100
Психологлар күмәкләп сугышкан

Мәскәү шәһәренең көнбатышында психолог булырга белем алучы студентлар күмәкләп сугышкан. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Газетаның Эчке эшләр министрлыгындагы чыганагы сөйләгәнчә, вакыйга Бобруйский урамында була. Кичке дүртләр тирәсендә дүрт студент егеткә узып баручы ир-атлар бәйләнә башлый. Шулай итеп сугышу килеп чыга.

Студентларга һөҗүм итүчеләрнең берсе коралдан ата башлый. Бу травматик пистолет булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сугышу китереп чыгарган ир-атлар качып киткән. Дүрт студент та имгәнгән. Аларны хастаханәгә китергәннәр.

Студентларга аткан кешеләрне полиция эзли. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100