Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Плесецк космодромыннан очып киткән ракетаны яшен суккан - видео

Плесецк космодромыннан очып киткән ракетаны яшен суккан - видео

news_top_970_100
Плесецк космодромыннан очып киткән ракетаны яшен суккан - видео
"27 майда 09.23 сәгатьтә Архангельск өлкәсендә Плесецк Дәүләт сынау космодромыннан "Союз-2.1б" ракетасын җибәрелде. Анда "Глонасс-М" Россия навигация аппараты куелган. Космик аппарат белән элемтә урнашты, "Глонасс-М" системалары нормаль эшли. Бу - 2019 елда Плецеск космодромыннан киткән беренче ракета", диелгән Роскосмос хәбәрендә. 

Плецеск космодромыннан очып киткән шушы "Союз" ракетасын яшен суккан. 

"Ракета штатлы режимда старт алган. Берничә мизгел узуга ук, ракета болытлар арасына кереп киткәч, бик нык яктылык барлыкка килә. Шушы вакытта "Союз"ны яшен суга. Яшен ракета аша уза һәм старт өстәленә килеп тия. Бәхеткә, куркыныч хәл килеп чыкмый. Роскосмос хәбәр иткәнчә, ракетаның очышына бу вакыйга йогынты ясамый. "Союз" ракеталары төрле һава шартларында да атмосфера аша тишеп чыгарлык итеп ясалган", дип хәбәр итте Беренче канал.

Беренче канал әлеге гадәттән тыш вакыйга кадрларын күрсәтте.   


Россия Оборона министрлыгы әлеге урыннан видео күрсәтте.


"Ракетаны җибәрү штатлы режимда узды. Һава торышы безгә комачауламый. Без - теләсә нинди һава торышында да эшли торган гаскәр. Яшен безнең ракета-космик коралга зыян китермәүне күрсәтүче тагын бер дәлил булды", - дип сөйләгән Плецеск космодромы җитәкчесе Николай Нестерчук. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100