Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрәчтә чыккан давыл Үзәк район хастаханәсе корпусы түбәсен очырган

Бүген Питрәчтә көндезге сәгать 14.00 дә чыккан давыллы яңгыр хәвеф-хәтәрсез узмый: Үзәк район хастаханәсенең терапевтик корпус түбәсен алып ата. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Түбә җиргә килеп төшкән паркта халык булмаган. 

news_top_970_100
Питрәчтә чыккан давыл Үзәк район хастаханәсе корпусы түбәсен очырган

– Түбәнең бөтен корылмасы “Здоровье” скверы янына җиргә килеп төште. Хәзер бу урын уратып алынган, барлык хезмәтләр вакытында килде. Оператив режимда гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч районы буенча идарә башлыгы Владимир Волков һәлакәт урыны тиз арада тикшерелеп, бу территория кеше кермәслек итеп уратып алынганын әйтте. "Электр чыбыгында кыска ялганыш булмасын өчен, бинаның бишенче катта токны бөтенләй сүндердек", - диде Волков.

Һәлакәт вакытында иң өске бишенче катка, өлешчә түшәмгә дә зыян килгән. Дүрт пациент катастрофалар медицинасы машинасында Казанга 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылды, калган пациентлар башка катларга күчерелде.

Зыян күрүчеләр юк, машиналар да зыян күрмәгән. Шаһитләр башта бик көчле яңгыр булганын әйтә, бу вакытта парктагы бөтен кеше таралышып беткән, аннары көчле җил чыгып, түбәне алып аткан. Хәзер демонтаж үткәрелде, асылынып калган түбә калдыкларын алып атттылар. Капиталь ремонт биш ел элек булган, барлык социаль челтәрләрдә бер ел элек дип язалар, ул дөреслеккә туры килми.

Хәзер китерелгән зыянны исәплиләр. Районда гадәттән тыш хәл режимы кертүне тәкъдим иттеләр. Бу турыда боерык әзерләнә, – дип сөйләделәр Питрәч районы администрациясе матбугат хезмәтеннән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе дә бу хәл аркасында зыян күрүчеләр булмавын раслады.

– Беркемнең дә сәламәтлегенә куркыныч янамый. Тискәре нәтиҗәләрне бетерү эше башланды. Түбә 2013 елда капиталь ремонт вакытында ясалган булган.

Стационарда дәваланган пациентларның берсен инде Казанга 7 нче хастаханәгә җибәргәннәр, калган өчесен дә шунда китерәчәкләр. Алар операциядән соң әле авыр хәлдә булгач шундый карарга килгәннәр, - диде ул.

Питрәчтә яшәүче Лилия Сөнгатуллина моны биш минут эчендә диярлек булган хәл дип бәяләде.

– Кап-кара булып, буранлап килеп иште, чиләкләп койды. Хәзер тып-тыныч, аяз күк йөзе, - диде ул.

Гарасат куптарган түбәнең гомуми мәйданы 975 квадрат метр тәшкил итә. Һәлакәт вакытында стационарда 66 пациент, шул исәптән дүртесе авыррак хәлдә һәм 21 медицина хезмәткәре булган. Гадәттән тыш хәл комиссиясе утырышында Питрәч район хастаханәсе баш табибы Ренат Үткәлбәев хастаханәнең гадәти режимда эшләвен билгеләп үткән. Якын арада авырулар китерелсә, кирәк булган очракта, аларның Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатылачагын әйткән. 

Питрәч Үзәк район хастаханәсе терапевтик корпусы бинасы файдалануга 1999 елда тапшырыла. 2014 елда бинага капиталь ремонт ясыйлар. Шул вакытта түбәсе дә алмаштырылган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100