Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питон бер хатынны тулысынча йоткан

Хатын бакчада эшләп йөргәндә югалган.

news_top_970_100
Питон бер хатынны тулысынча йоткан
Индонезиядә 8 метрлы питон 54 яшьлек хатынны кабып йоткан, дип хәбәр итте "Газета.ру", Daily Mail агентлыгына сылтама белән.

Хатын бакчада эшләп йөргәндә югалган. Икенче көнне аны балалары эзли башлаган. Әниләренең аяк киемнәрен, фонаригын куаклар янынан табып алганнар. Ерак түгел үләннәр арасында корсагы күпергән елан ятып торган.

Авыл халык килеп, питонны үтергән. Хатынның мәетен елан эченнән тапканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100