Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зима шәһәрендә пилорамада янгын вакытында ике коткаручы һәлак булган

Зима шәһәрендә пилорамада янгын вакытында ике коткаручы һәлак булган

news_top_970_100
Зима шәһәрендә пилорамада янгын вакытында ике коткаручы һәлак булган

Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендә шәхси пилорамада янгын чыккан. Ут белән көрәшкәндә, ике коткаручы һәлак булган. 15нче номерлы янгын-коткару часте хезмәткәрләре — каравыл җитәкчесе ярдәмчесе, өлкән сержант Евгений Зубаков һәм рядовой Александр Мартынов янгын хәрабәләре астында калган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

17 мартта көндез Зубаков җитәкләгән отряд янгын чыккан урынга килә. Шәхси пилорамада киптерү камераларына ут капкан була. Якындагы агач материалларына ут кабу куркынычы туа. Ачык утны сүндергәндә, янгын сүндерүчеләр өстенә стена ишелеп төшә. Саклагыч киемнәре бу кешеләрне коткарып кала алмый. Алар урында ук җан бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Евгений Зубаков янгын сүндерүче булып 9 ел эшләгән. Александр Мартынов бирегә 2017 елда урнашкан булган. Бу ир-атлар үзләре дистәләрчә кешеләргә ярдәм иткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча баш идарәсе, Ангара буендагы барлык коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Евгений Зубков һәм Александр Мартынов гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100