Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта кафеда шаурма ашап, утызлап кеше агуланган

Петербургта кафеда шаурма ашап, утызлап кеше агуланган

news_top_970_100
Петербургта кафеда шаурма ашап, утызлап кеше агуланган

Санкт-Петербург шәһәрендә утыздан артык кеше шаурма ашап агуланган. Алар барысы да шәһәрнең «Евро Кебаб» кафесында тамак ялгаган булган. Кафеның ике хезмәткәре дә агуланучылар санында. Бүгенге көнгә 33 кеше агуланганы ачыкланган, шуларның 26 хастаханәләрдә ята. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Агуланучыларның җидесе сальмонеллез йоктырган дип шикләнелә. Авырып китүчеләрнең унбише – Политехника институты студентлары. Алар кафе тирәсендә урнашкан әлеге уку йортының тулай торагында яши.

Утыздан артык кеше агуланган кафе Санкт-Петербургның Калинин районында урнашкан. Ул әле күптән түгел генә – бер ай элек кенә ачылган булган. Кафеның хуҗалары үзләренең эшчәнлеген башлау турында Роспотребнадзор оешмасына да хәбәр итмәгән.

Июнь азагында шәһәрнең Калинин районында күпсанлы агулану очраклары теркәлә. Барлык агуланучылар үзләренең авыр хәлен «Евро Кебаб» кафесында ашаган шаурма белән бәйли. Бу ризык тавык ите, яшелчә, үзләрендә ясалган сарымсаклы ак соустан торган. Нәкъ менә шушы соуста Санкт-Петербургның Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә сальмонеллез табылган, дип хәбәр ителә Санкт-Петербург буенча Роспотребнадзор сайтында.

Роспотребнадзор белгечләре тикшерүеннән соң әлеге кафеда азык-төлек әзерләүдә күпсанлы хилафлыклар табылган. Биредә пешкән һәм чи азык-төлек бер үк өстәлдә эшкәртелгән, азыкның сыйфаты тикшерелмәгән, килгән товарның документлары булмаган, аларның саклау вакыты тәгаенләнмәгән. Шулай ук тикшерү вакытында кайбер хезмәткәрләрнең шәхси медицина кенәгәсе булмавы ачыкланган. Берничә кеше эшкә эчәклек инфекциясе белән авыру килеш килгән, шуларның берсе – шаурма ясаучы пешекче.

Бүгенге көндә кафеның эшчәнлеге туктатылган. Роспотребнадзор белгечләре тикшерү эшләрен дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100