Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петарда белән селфи ясаучы егет егерменче каттан егылып төшкән

23 яшьлек егет башына скотч белән петардалар беркеткән булган.

news_top_970_100
Петарда белән селфи ясаучы егет егерменче каттан егылып төшкән

Мәскәү үзәгендә экстремаль селфи ясарга маташкан яшь музыкант һәлак булган. Бу турыда «МК» хәбәр итте.

Мәскәү янындагы шәһәрдә яшәүче Виталий (исеме үзгәртелгән) пиротехниканы башына беркеткән. Петардалар шартлагач, егет егерменче каттан аска егылып төшкән.

23 яшьлек егет әти-әнисе белән яши, беркайда да эшләми. Ул юл техникумын тәмамлый. Һөнәри музыкант булырга хыяллана. Рок стилендә музыка яза һәм Яңа елга яңа җыр яздырырга әзерләнеп йөри.

Виталий Мәскәүгә еш килә. Биредә ул сөйгән кызы, дуслары белән очрашып йөри. Фаҗига булыр алдыннан беркем дә бернинди начар әйбер сиземләми.

Бу хәлгә бер көн алдан егет сөйгәне белән фәлсәфи темаларга аралаша. Ул Мәскәүгә килә, тик беркем белән дә күрешми. Кичке җиде тирәсендә егет Сергей Радонежский урамындагы йортка керә һәм егерменче катка күтәрелә дә гомуми балконга чыгып баса.

Шаһитлар сүзләренчә, башта хлопушка аткан кебек тавыш ишетелә. Бу вакытта Виталий басып торган балкон астыннан бер ир-ат узып бара. Аның өстенә көл коела. Берничә мизгелдән узып баручы ир-ат каршына Виталийның гәүдәсе очып төшә. Егет аңын югалткан була. Брусчаткага бәрелеп, сөякләре сынып бетә. Егетнең башына соры скотч белән дүрт петарда беркетелгән була. Алар күмергә әверелгән. Мәрхүмнең бите исә танымаслык булып имгәнә.

Урынга килеп җиткән хокук саклау органы хезмәткәрләре егет экстремаль селфи ясарга маташкан дип фаразлый. Ләкин петарда шартлап, ул тигезлеген югалткан һәм аска егылып төшкән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100