Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермьдә автобус кибеткә бәрелгән: Егермеләп кеше, шул исәптән балалар имгәнгән, бер кеше үлгән

Пермьдә автобус кибеткә бәрелгән: Егермеләп кеше, шул исәптән балалар имгәнгән, бер кеше үлгән

news_top_970_100
Пермьдә автобус кибеткә бәрелгән: Егермеләп кеше, шул исәптән балалар имгәнгән, бер кеше үлгән
Пермь шәһәренең Новогайвинский урамында бүген автобус катнашында авария була. Авариядә егермеләп кеше имгәнүе, бер кеше һәлак булуы билгеле. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 

"Маршрут автобусы кибет бинасы почмагына бәрелгән", - дип сөйләгәннәр төбәкнең экстрен хезмәтләрендә. 

Имгәнгән кешеләр арасында балалар да бар. "Авариядә имгәнгән биш баланың хәле уртача авырлыкта", - дип сөйләгәннәр Пермь өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.


 
"17 августта 17.14 сәгатьтә Орджоникидзе районында пассажир автобусы бина почмагына бәрелү турында хәбәр килде. Урында коткаручылар эшли", - дип хәбәр итте Пермь өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

"Пермьдә автобус белән авариядә бер кеше - автобус йөртүче ир-ат һәлак булган, 16 дан 22 гә кадәр пассажир имгәнгән. Автобуста иллеләп кеше булган", - дип хәбәр итте "Вести" каналы.


"Пермьдә пассажир автобусы белән авариядә имгәнгән 22 кеше хастаханәдә", - дип сөйләгән Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников ТАСС агентлыгына. Максим Решетников имгәнгән кешеләр арасында сигез бала булуын әйткән. 

"Сигез (имгәнгән) бала. Балалар өлкә хастаханәсендә. Ситуацияне контрольдә тотабыз, Сәламәтлек саклау министрлыгы эшли", - дип сөйләгән ул.  

Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100