Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенза өлкәсендә мәктәптә БДИ биргәндә бәдрәф ишекләрен алып торганнар

Пенза өлкәсендә мәктәптә БДИ биргәндә бәдрәф ишекләрен алып торганнар

news_top_970_100
Пенза өлкәсендә мәктәптә БДИ биргәндә бәдрәф ишекләрен алып торганнар
Пенза өлкәсенең Заречный шәһәрендәге 226нчы мәктәбендә БДИ биргәндә җәнҗал чыккан. Бердәм дәүләт имтиханы булган көнне бәдрәф ишекләрен алып торганнар. Имеш, балалар күчермәсен өчен, аларны өстәмә тикшереп тору өчен, ишекләрне сүтеп торырга карар кылганнар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Пенза өлкәсенең мәгариф министры Александр Воронков исә мәктәптә ремонт бара дип әйткән. Ул бу хәлне тикшерергә һәм санитария нормаларына туры килүен ачыкларга сүз биргән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Җәнҗал исә "Вконтакте" челтәрендә видеоролик барлыкка килгәч чыккан. Кадрлар мәктәп бинасында төшерелгән. "Пенза live" төркемендәге видеода бәдрәфтәге кабинкаларның дүртесенең дә ишеге булмавы күренә.

Александр Воронков исә видео имтиханнан соң төшерелгән дип әйтә. Чөнки БДИ вакытында видеога төшерү катгый тыела.

Пенза губернаторының матбугат сәркатибе Дина Черемушкина ишекләрне алу белән бәйле җәнҗал абсурд хәл дип саный. Ул моның имтиханга һәм укучыларның аттестациясенә бернинди дә катнашы юк дип әйтә.

Черемушкина сүзләренчә, мәктәп җитәкчелеге ремонтлау өчен ишекләрне сүтү турында карарны мөстәкыйль кабул иткән.

"Бу очрак җентекләп анализланачак, гаеплеләр җәзага тартылачак", - дип ышандырган Пенза өлкәсе губернаторының матбугат сәркатибе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100