Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пассажирлар утырган автобус кайнар сулы чокырга төшеп киткән - видео

Пассажирлар утырган автобус кайнар сулы чокырга төшеп киткән - видео

news_top_970_100
Пассажирлар утырган автобус кайнар сулы чокырга төшеп киткән - видео
Петербургның Будапештская һәм Димитров урамы чатында кайнар су торбасы шартлаган. Шушы урында барлыкка килгән чокырга пассажирлар утырган автобус төшеп киткән. Кешеләрне тәрәзә аша чыгарганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Автобус эчендә барысы 19 кеше, шулар арасында алты яшьлек бала да була.  Имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.


Әлеге вакыйга урыныннан кадрларны социаль челтәр кулланучылар тараткан. Видеодан күренгәчә, кайнар су артканнан арта бара, тирә-якка пар тарала. Бу урында транспорт хәрәкәте тукталган, әйләнә-тирәне кайнар су баскан. Шушы ук чокырга тагын берничә иномарка да төшеп киткән.

"Юлның машиналар йөри торган өлешендә ярты метрлы чокыр барлыкка килгән. Автобус шунда төшеп киткән. Пассажирлар салонда бикләнеп калган. Алар автобус түбәсендәге люктан чыккан. Тирә-якка уннарча метрга җәелгән кайнар су уртасында калган кешеләр юл кырыена кадәр үзләре чыга алмаган.  Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Алар кешеләрне махсус баскычлар ярдәмендә коры җиргә кадәр китергән", дип хәбәр итте "Вести" каналы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100