Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озак еллар яман чир белән көрәшкән Гүзәл Әхмәтшина вафат

13 апрель көнне озак еллар яман авыру белән көрәшүче Гүзәл Әхмәтшинаның гомере өзелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендә мәрхүмнең апасы Альмира Сираҗетдинова хәбәр иткән. 

news_top_970_100
Озак еллар яман чир белән көрәшкән Гүзәл Әхмәтшина вафат
Гүзәл Әхмәтшина өченче стадиядәге аналык яман шеше авыруы белән көрәште. Аңа нибары 32 яшь иде.

- Гүзәл - ул көрәшче. Бу котычкыч диагноз куелганнан бирле ул үз-үзен нык тота. Газапларын күрсәтмәскә тырыша, бер зар сүзе ишетмәссең аннан. Мин аның бер тапкыр гына үксеп-үксеп елаганын күрдем. Шуннан бирле аның күзләреннән бер яшь тамчысы тамганы юк. Никадәр генә авыр булса да, елмаерга тырыша. Бүген дә ул оптимизм тулы. Ул ахырга кадәр көрәшергә әзер, - дип сөйләгән иде "Интертат"ка Гүзәлнең апасы.

Гүзәл Әхмәтшинаның һәр көне яшәү өчен көрәштә узды. Һәркем аның терелүенә ышанды, ахыргача өметләнде. Кызганыч, булмады...

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100