Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Особенности национальной охоты» фильмында генерал ролен уйнаган актерның мәетен Монголиядә тапканнар

«Особенности национальной охоты» фильмында генерал ролен уйнаган актерның мәетен Монголиядә тапканнар

news_top_970_100
«Особенности национальной охоты» фильмында генерал ролен уйнаган актерның мәетен Монголиядә тапканнар

3 апрельдә Россиянең халык артисты Алексей Булдаков вафат булды. 68 яшьлек актер Монголиянең башкаласы Улан-Батор шәһәрендә үлгән.

«Алексей Иванович Булдаков вафат. Төгәлрәк мәгълүмат бирә алмыйбыз. Ул гастрольдә иде, аның тромбы өзелгән», — дип сөйләгән ТАСС агентлыгының Кинематографистлар союзының Кино актерлары гильдиясендәге чыганагы.

Алексей Булдаковның һәм аның гаиләсенең дустын Татьяна Руднева ТАСС агентлыгына мәрхүмнең ничек үлгәнен сөйләгән. Булдаков Улан-Батор шәһәренә бик якын дустының туган көнен уздырырга килгән булган. 68 яшьлек артист йоклаганда, төнге икеләр тирәсендә үлеп киткән. Башлангыч версия буенча, аның кан тамырларында тромб өзелгән.

Мәрхүм белән хушлашу 7 апрельдә Мәскәүдә була.

Алексей Булдаков 1951 елның 26 мартында Алтай өлкәсенең Макаровка авылында туган. Соңрак Казахстанның Павлодар шәһәренә күченгән. 1969 елда Антон Чехов исемендәге Павлодар драма театры каршындагы театраль студияне тәмамлаган.

1969 — 1981 елларда Павлодар, Томск, Караганда, Рязань театрларында уйнаган. 1993 елда Мәскәүгә күченгән. Горький исемендәге МХТда уйнаган. 1982 елдан башлап кинода төшә. «Семен Дежнев» (1983), «Вот моя деревня…» (1985), «Единожды солгав» (1987), «Хлеб — имя существительное» (1988), «Белые одежды» (1992) фильмнары буенча таныш. «Особенности национальной охоты» (1995) фильмында генерал Иволгин роле белән зур популярлык казанды.

Алексей Булдаков «Операция «С Новым годом!» (1996), «Особенности национальной рыбалки» (1997), «Особенности национальной охоты в зимний период» (2000), «Особенности национальной политики» (2003) фильмнарында төшкән.

«Ширли-мырли», «Участок», «Гитлер капут!», «Утомленные солнцем 2: Предстояние» фильмнарын да халык бик җылы кабул иткән. 

Лариса Долинаның «Погода в доме» клибы чыкканнан соң, Булдаковны чыннан да Долинаның ире дип уйлаучылар бик күп булган.

РЕН ТВ каналы Алексей Булдаковны Монголиягә турист буларак килгән, дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100