Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олылар өйдә булмаганда, нәни кыз тәрәзәдән егылып төшкән

Фаҗига булган вакытта кызның әнисе башка ике баласы белән хастаханәдә яткан.

news_top_970_100
Олылар өйдә булмаганда, нәни кыз тәрәзәдән егылып төшкән

Башкортстанда нәни кыз бала өченче этаждагы тәрәзәдән урамга егылып төшкән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 10 октябрьдә Бәләбәй шәһәрендә була. Имгәнгән кызның күпбалалы гаиләдән булуы, әти-әнисенең яхшы яктан гына сыйфатлануы билгеле. «Хәзерге вакытта вакыйганың ничек килеп чыкканын ачыклау эшләре бара. Бала хастаханәдә», — дип сөйләгәннәр полиция хезмәткәрләре.

Вакыйганы күреп торган кешеләр бу турыда социаль челтәрләрдә яза. Табиблар баланың бот сөяге сынуын ачыклады, ди алар. Бала тәрбияләнә торган гаиләдә эчкечеләр юк икәне, аз керемле гаилә булуын да әйтәләр. Фаҗига булганда кызның әнисе башка ике баласы белән хастаханәдә ята. Тәрәзәдән егылган кыз исә өйдә әтисе белән була. Әти кеше чыгып киткән арада, кыз бала тәрәзәдән егылып төшә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кызның тәрәзәдән егылган мизгелен шаһитлар видеога төшереп тора. Берничә минуттан ук «ашыгыч ярдәм» килеп җитә. Баланы хастаханәгә алып китәләр.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, нәни кыз өйдә абыйсы белән була. Әти кеше үзе чыгып китә, балаларны карап торырга күршеләренә әйтеп калдыра. Бер мизгелдә ир бала тәрәзәне ачык калдырып, бүлмәдән чыгып китә.  Шул вакытта кызчык тәрәзәдән егылып төшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100